Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ул шомлы көннәрдә

Чыршы авыл китапханәсендә, Ленинград блокадасы өзелү уңаеннан «Ул шомлы көннәрдә» дип исемләнгән патриотик тәрбияви әңгәмә үткәрелде. Ленинград  1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр – 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен  бу иң авыр  872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклау буенча фактлар хәтта дөнья тарихында да юктыр. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы  тарихка  халыкның  гаҗәеп  кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып  кереп калды. Ленинградның иң кара көннәре -1941-1942 – нченең кышы, беренче блокада кышы. Шәһәрдә җылыту системасы эшләми, кайнар су булмый, ягулык җитми. 1942 елның гыйнварында шәһәрдә 107 477 кеше, шул исәптән 5636 бер яшькә кадәрге бала вафат була. Алар арасында – бомбага тотканда һәлак булганнар да, авырулар корбаннары да, әмма 10 нан 9ы ачлык алып киткән. Укучы балаларга сугыш турында, Ленинград камалышы турында бай эчтәлекле чыгыш ясалды, күргәзмә эшләнде, балаларның сорауларына җаваплар бирелде. Без бүгенге көндә ничек яшибез?  Матур тормышта яшибез. Без сугышта башларын салганнарны беркайчанда онытмаска тиеш.