Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

М.Е.Салтыков – Щедрин иҗаты

Чыршы авыл китапханәсендә язучының туган көненә багышланган «М.Е.Салтыков – Щедрин иҗаты» исемле китап – иллюстратив күргәзмә оештырылды. Анда бөек рус язучысы – сатирик, талантлы публицист, рәссамның тормышы һәм иҗаты турында әдәбият күрсәтелде. Күргәзмәдә М.Е.Салтыков – Щедринның иң танылган әсәрләре: «Бер шәһәр тарихы», «Господа Головлевы», «Пошехонская старина», әкиятләр, шулай ук биредә авторның иҗатын яхшырак аңларга ярдәм итәрлек биографик белешмәләр, тәнкыйди мәкаләләр һәм замандашларының истәлекләрен табарга мөмкин. Ә М.Е.Салтыков -Щедрин әкиятләре – гадәти сатирик әкиятләр түгел.