Сүзем юкка гына яңгырамады
Гыйнвар аенда рус язучысы, публицист, сатирик Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның тууына 200 ел тула. Бу вакыйгага Юртыш авылы китапханәсе «Сүзем юкка гына яңгырамады» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Бу күргәзмәдә «Господа Головлевы», «История одного города», «Губернские очерки», «Пошехонская старина» һәм башка әсәрләр тәкъдим ителде. Шулай ук язучының кайда туганлыгы, балачагы һәм гаиләсе, тормышы һәм язучылык юлы турында да мәгълүмат күрсәтелгән иде.
