Кошлар табигать сакчылары
Айбаш авыл китапханәсендә кышлаучы кошларга багышланган викторина уздырылды. Бу көнне китапханәгә килгән укучыларны канатлы дусларыбыз дөньясы белән таныштыручы китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәче кышлаучы кошлар, аларның кайда яшәве һәм нәрсә белән туклануы, шулай ук кошларның файдасы, елның төрле вакытында кешенең аларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләде. Балалар табышмакларга җавап табып, кышлаучы кошлар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Викторина укучыларга кошлар турындагы белемнәрен киңәйтергә ярдәм итте.
