Нина Павлова китапларын укыйбыз
Биектау авылы китапханәсе «Нина Павлова китапларын укыйбыз» исемле төбәкара акциядә катнашты. Акция биолог-галим, балалар язучысы Павлова Нина Михайл кызының иҗатын популярлаштыру өчен үткәрелә. Китапханәче балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, «Земляничка», «Живая бусинка», «Желтый, белый, лиловый» әкиятләрен кычкырып укыды. Чара ахрында балалар Нина Павлова әкиятләре буенча төшерелгән «Зимняя пирушка» мультфильмын карадылар.
