Балаларга – әкият
Коркачык авыл китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Балаларга – әкият» дип исемләнгән чара уздырды. Китап уку – баланы китапка җәлеп итүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Нәни китап сөючеләр өчен китапханәче балаларга таныш «Лисичка – сестричка и серый волк», «Петушок и бобовое зернышко» исемле рус халык әкиятләрен укыды. Ахырда малайлар һәм кызлар бик рәхәтләнеп китап битләрен актардылар, матур рәсемнәрне карадылар.
