Яшь геройлар
Яшь герой-антифашистны искә алу көне 1964 елдан бирле ел саен 8 февральдә билгеләп үтелә. Биектау авылы китапханәсендә Хәтер сәгате узды, китапханәче әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихын сөйләде. Чарада катнашучылар Лёня Голиков, Зина Портнова, Володя Дубинин, Валя Котик, Марат Казей һәм башка пионерларның батыр һәм шул ук вакытта фаҗигале язмышлары белән таныштылар. Балалар буыннан буынга батырлыклары истә калачак геройларның исемнәрен белделәр. Ул коточкыч елларның вакыйгалары, Совет пионерларының батырлыклары турында без онытмаска тиеш.
