«Россиянең хәрби даны көне»
2 нче февраль көнне 1943 елда Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. Шул дата уңаеннан Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе, яшь укучылар өчен чара үткәрде. Чара барышында китапханәче Сталинград өчен сугыш, совет солдатларының батырлыгы, команда составы, рядовой солдатларның, шәфкать туташларының һәм хәтта балаларның батырлыклары турында җентекләп сөйләде. Укучылар шулай ук мөһим терәк пунктына әйләнгән «Павлов йорты» ның оборонасы турында да белделәр, анда безнең солдатлар камалышта калып, дошманның күпсанлы ярсулы атакаларын батырларча кире кактылар һәм йортны тотып калу турында да белделәр. Чара видеоматериал карау белән үрелеп барды. Чара ахырында балалар сугыш барышы турында китаплар белән таныша алдылар.
