«Җәлил укулары»
Ватан геройлары турындагы истәлек – яшьләр өчен әхлакый компас ул. Ватанга тугрылыклы хезмәт итүнең якты мисалы булып татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил тормышы тора. Аның тууына 120 ел тулу уңаеннан, Чернышевка авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә, «Җәлил укулары» дигән китап укучылар конкурсы оештырды. Катнашучыларның чыгышлары үзенчәлекле ихласлык белән аерылып торды: шагыйрь сүзләре аша балалар шагыйрьнең ихтыяр көчен, аның туган җиренә тугрылыгын, гаделлек тантанасына какшамас ышанычын җиткерә алдылар.
