Татарстан символлары
7 февральдә Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. ТР гербын кабул итү көненә Айбаш авыл китапханәсендә тарих сәгате уздырылды. Чара барышында китапханәче балаларга Татарстан Республикасы гербының Республиканың дәүләт символы булуы һәм Татарстан Республикасы Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге Карары белән раслануы турында сөйләде. Укучылар «символ», «герб» сүзләренең мәгънәсе белән таныштылар. Республика гербында ни өчен нәкъ менә Ак Барс сурәтләнгәнен, герб ясалган төсләрнең нәрсә аңлатканын, һәр элементын карап, аның әһәмияте турында белделәр.
