Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Зыянлы һәм файдалы интернет

Балалар һәм яшүсмерләр интернетта күп вакытларын үткәрәләр, аралашалар һәм онлайн-уеннар уйныйлар, кайчак интернетта аларны нинди куркынычлар көткәнен сизми дә калалар. Интернетта утыру  кызык та һәм куркыныч та, шуңа күрә берничә төп кагыйдәне белергә кирәк. Биектау авылы китапханәсе укучылар өчен интернетта куркынычсызлык техникасы буенча мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче мошенниклар кулына ничек эләкмәскә, үзеңне вируслардан ничек сакларга һәм үз мәгълүматларыңны якларга кирәклеге, социаль челтәрләрнең һәм тулаем интернетның файдасы һәм зыяны турындагы кагыйдәләр белән таныштырды. Чара ахырында укучылар «Куркынычсыз интернет» исемле мультфильм карадылар.