Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Фикер. Тәҗрибә. Фән.

8 февральдә илебездә Россия фәне көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1724 елда Россиядә хөкүмәт Сенаты Указы нигезендә  Петр I карары белән Фәннәр академиясенә нигез салына, ул быел 300 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу вакыйга алдыннан Чернышевка авылы модель китапханәсендә  иллюстратив китап күргәзмәсе оештырылды. Ул Россия фәненең тарихын, ачышларын һәм казанышларын, шулай ук бөек галимнәрнең эшчәнлеген яктыртучы әдәбият белән таныштыра.