Алар тынычлык өчен көрәштеләр
Коркачык авыл китапханәсе яшь каһарман – антифашистлар көне уңаеннан «Алар тынычлык өчен көрәштеләр» дип исемләнгән чара уздырды. Чара яшүсмерләрнең фашизмга каршы көрәштә батырлык һәм каһарманлык күрсәткән балалар турындагы белемнәрен тирәнәйтүгә, илебезнең тарихи үткәненә карата хөрмәт хисе формалаштыруга юнәлтелгән иде. Чара китапханәченең истәлекле дата – 8 февральдә билгеләп үтелә торган яшь каһарман – антифашистлар көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырудан башланып китте. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме алган каһарман пионерлар турында мәгълүмат алдылар, А. Печерскаяның «Дети – герои Великой Отечественной войны» китабыннан Лена Голиков, Зина Портнова, Валя Котик, Марат Казей турында хикәяләрен дә зур кызыксыну белән тыңладылар.
