Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Террорчылык узмаячак

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау чараларын үткәрү кысаларында Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә укучылар белән иминлек турында әңгәмә узды. Террорчылык һәм экстремизм – 21 гасыр куркынычы, һәркайда һәм һәрчак уяу булырга кирәк. Теләсә нинди вак-төяк куркыныч тудырырга мөмкин. Әңгәмә барышында тыңлаучылар шартлаткыч җайланмаларның тышкы билгеләре белән таныштылар, экстремаль очракларда үзеңне ничек тотарга, билгесез һәм шикле предметны тапканда социаль челтәрләрдә шикле тәкъдимнәргә ничек җавап бирергә икәнен белделәр. Чараны үткәрүдә мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар ярдәм итте.