Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган якны өйрәнү

9 нчы  февраль көнне Суыксу авыл китапханәсендә « Пушкин картасы» программасы кысаларында  Яшьләр өчен «Туган якны өйрәнү» әдәби сәяхәт үткәрелде.  Туган якны, аның тарихын, танылган кешеләрен, мәдәниятен белергә һәм яратырга өйрәтергә кирәк.​ ​ Чөнки туган якка мәхәббәт вакыт узу белән үз иленә, аның тарихына, аның үткәненә һәм бүгенгесенә, ә соңыннан бөтен кешелеккә, кешелек мәдәниятенә булган  мәхәббәткә күчә. Һәр катнашучыга зур тукталышлы маршрут схемасы бирелде: «Әдәби карта», «Истәлекле урыннар», «Район горурлыгы – якташларыбыз», « Авылыбызның тарихы». Һәр тукталыш Биектау районының бай тарихын, Һәм Суыксу авылының тарихын өйрәнүдә зур адым булды. « Туган якны өйрәнү» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды, Биектау районы һәм авылыбыз турында китаплар урын алды.