Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язучы тарихчы – Солтан Шәмси

Биектау авылы китапханәсендә язучы якташыбыз Солтан Шәмсигә багышланган әңгәмә узды. Солтан Шәмси-язучы-тарихчы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Китапханәче укучыларны язучының биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштырды, аның татар халкы тарихы буенча хикәя һәм повестьлар, нәфис-публицистик китаплар авторы булуы турында сөйләде, китапларына күзәтү ясады. Балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында китапханә әзерләгән видеопрезентация күрсәтелде.