Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Күпкырлы әсәрләр остасы

Якташ язучы Солтан Шәмсинең 80 яшьлегенә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә авторның биографик материаллары һәм китапханә фондыннан әсәрләре тәкъдим ителә. Солтан Шәмси язучы-прозаик, татар халкы тарихы буенча хикәя һәм повестьлар, нәфис-публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Әдәби-иҗат эшчәнлеген ул тәрҗемәдән башлый. Ул тел һәм тәрҗемә кыенлыклары турында күп кенә китаплар һәм публицистик мәкаләләр авторы. Язучының оригиналь прозасының беренче китабы – «Көмеш чылбыр» исемле хикәяләр җыентыгы. Аннары бер-бер артлы хикәяләр, повестьлар һәм публицистика җыентыклары басылып чыга.