«Якташ язучы»-Солтан Шәмсигә 80 яшь.
2026 елның 10 февралендә безнең күренекле якташ-язучыбыз , тарихчы, Биектау районының Суксу авылыннан чыккан Солтан Шәмсигә 80 яшь тула. Бу юбилей уңаеннан Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе «Якташ язучы» дигән чара оештырды, анда якташ язучылар турында әңгәмә үткәрелде.Шулай ук, китапханәче укучылар өчен китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә укучылар язучының иҗаты һәм биографиясе турында якыннанрак белә алдылар.
