Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Китапханә һәм мин» (интернетсыз көн)

Чыршы авыл китапханәчесе ел саен билгеләп үтелә торган Бөтендөнья интернетсыз көнгә багышланган «Китапханә һәм мин» темасына әңгәмә үткәрелде. Бу көн безгә цифрлы чынбарлык һәм тере аралашу арасында баланс табуның, шулай ук офлайн – тормышның кадерен белүнең мөһимлеген искә төшерергә тиеш. Әңгәмә барышында  «интернетсыз көнне ничек уздырырга?» дигән файдалы идеяләр һәм киңәшләр инициаторы булды. Безнең һәркемнең хоббилары бар бит. Кемдер спортта, кемдер үзен музыкада үстерә, кемдер буш вакытын гамәли иҗат һәм уку белән шөгыльләнә. Гомумән алганда, күпләргә бер көнне интернеттан башка үткәрү бер дә кыен түгел. Интернетсыз бер көн тере аралашу, китаплар, спорт һәм иҗатның виртуаль дөньяга бик яхшы альтернатива була алуын аңларга ярдәм итте.