Якташ язучы Солтан Шәмси
Язучы якташыбыз Солтан Шәмсинең туган көненә Чыршы авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Солтан Шәмси Татарстан Республикасы Биектау районының Суыксу авылында туа. Әдип Алтын Урда чоры вакыйгаларына багышланган әсәрләре белән күбрәк таныла. Шулай ук ул китапларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә. Укучылар татар халкы тарихы буенча хикәяләр, повестьлар, публицистик китаплар белән таныштылар. Солтан Шәмси Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнгән. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

