Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Якташ язучы Солтан Шәмси иҗаты

Коркачык  авылы китапханәсендә танылган татар язучысы Солтан Шәмсинең 80 яшьлегенә багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Язучы Татарстан Республикасының Биектау районы Суыксу авылында туган. Экспозициядә авторның китапханә фондыннан төп әсәрләре: «Тарихи әсәрләр», «Җәяүле буран», «Күк капусы ачылса» тарихи повестьлары, шулай ук «Көмеш чылбыр», «Ееллар эзе» һәм «Ут хәйләсе»җыентыклары тәкъдим ителде. Китапханәче кунаклар өчен Солтан Шәмси иҗатына җентекле күзәтү үткәрде. Укучылар белән җанлы диалог чараның үзенчәлекле билгесе булды. Укучылар, әдипнең татар халкы тарихының катлаулы битләрен төгәл чагылдыруын билгеләп, укыган тәэсирләре белән уртаклаштылар.