Сугыш һәм мәңгелек
8 февральдә илебездә истәлекле дата – Бөек Ватан сугышының яшь геройлары көне билгеләп үтелә.
Әлеге әһәмиятле датаны бәйрәм итү кысаларында Чернышевка авылы модель китапханәсе, М.Н.Скрементов исемендәге урта мәктәп белән берлектә, «Сугыш һәм мәңгелек» дип исемләнгән патриотик сәгать оештырды. Чара барышында парта арасыннан чыгып, разведчиклар һәм партизаннар булып фронтка кушылган мәктәп укучыларының тарихын сөйли торган презентация тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар Зина Портнова, Леня Голиков, Дима Юрченко һәм башка исемнәре тарихка кереп калган Советлар Союзының яшь герой – пионерларның батырлыклары турында мәгълүмат алдылар.
