Туган якны өйрәнү әдәби сәяхәте
Усад урта мәктәбе белән берлектә Пушкин картасы кысаларында Усад авыл китапханәсе фондыннан туган якны өйрәнү әдәбияты буенча әдәби сәяхәт уздырылды. Китапханәче Усад авылы тарихы, аның ничек килеп чыгышы, бездә нинди истәлекле урыннар саклануы һәм аларның кыйммәте турында сөйләде, укучыларга Биектау районы турында китаплар һәм әдәбият тәкъдим итте, шулай ук Биектау үзәк китапханәнең электрон сайты белән таныштырды, анда Биектау районының атаклы якташлары, геройлары, язучылары турында бик күп мәгълүмат табарга мөмкинлеген сөйләде.
