Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Батырлык гасырларда калачак.

Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә тематик китап күргәзмәсе әзерләнде һәм шигырь уку кичәсе үткәрелде.Китап күргәзмәсендә мәхшүр сүз остазының тормышта һәм иҗатына багышланган Муса Җәлил лирикасы белән таныштыручы әсәрләр,Бөек Ватан сугышы елларында Гитлер төрмәләрендә язылган шигырьләре урын алдыды. «Моабит дәфтәрләренә» шагыйрьнең фашист әсирлегендә язылган,авыр сынауларга карамастан үз ышануларына тугры кала һәм аларның үзенең сәгатендә чагылдыра.
Шулай ук, авылыбызның махсус хәрби операция сугышында җиңү өчен актив катнашкан батыр,уңган хатын-кызларыбыз белән М.Җәлил батырлыгын ,шигырьләрен искә алып ял итеп алдылар.Шамсиева Мөршидә апа М.Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укып үтте.Алар бар көчләрен,вакытларын кызганмыйча илебез тынычлыгы өчен сеткалар үреп, ярдәм итә алган кадәр тырышып эшлиләр.Бу эшләре өчен аларга рәхмәтебезне белдерәбез.Кичәбезне тәмамлап «Җырларым»шигырен җырлап тәмамлап,яшь буынга Муса Җәлил кебек батыр,тырыш.курку белмәс ир-егетләребез күбрәк булсын,илләребез тыныч,кукләребез аяз булсын дигән теләктә калабыз.