Әсирләнгән солдат тавышы
120 ел элек, 1906 елның 15 февралендә татар совет шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил туган. Муса Җәлилнең югары идеаллар белән рухландырылган, кешеләргә карата кайнар мәхәббәт белән тулы поэзиясе миллионлаган йөрәкләргә кереп калган. Татар Герой-шагыйрне искә алу өчен Дачное авылы китапханәсе Учхоз мәктәбе белән берлектә «Әсирләнгән солдат тавышы» дигән әңгәмә үткәрде. Китапханәче М.Җәлилнең тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырды. Шулай ук күргәзмәдә шагырьнең китапларын тәгъдим ителде.
