Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Муса Җәлил: тормыш һәм язмыш

2026 елда бөтен дөньяга танылган герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Бу юбилей уңаеннан, шулай ук «Тормышым халыкта җыр булып яңгырады» муниципаль әдәби-тематик акциясе кысаларында Бөреле җәнлек совхозы китапханәсе   укучылар белән очрашу үткәрде. Китапханәнең уку залында оештырылган тематик кичәдә катнашучылар электрон презентация ярдәмендә Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды, кычкырып шагыйрьнең шигырьләре укылды, укучылар яңа кызыклы фактлар белделәр.