Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы.

Үзәк китапханәгә районның төрле мәктәпләреннән «беренчеләр хәрәкәте» буенча лидерлар килде. . Китапханәчеләр яшүсмерләрне һәм яшьләрне китап укырга, тарих һәм туган якны өйрәнү белән кызыксынуларын формалаштыруга үз өлешләрен кертергә тырышалар. Бу юлы очрашуның темасы юбилей датасы- 2026 елда күренекле герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 тула. Балалар өчен китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, алар аның белән чара барышында таныштылар. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы Презентация чарада катнашучыларда онытылмас тәэсир калдырды, чөнки бу кешегә кыска, ләкин якты, авырлыклар һәм кыенлыклар белән тулы гомер яшәргә насыйп булды. Презентацияне күрсәткәннән соң, чарада катнашучылар тематик викторинаның дөрес җавапларын сайладылар, бу исә тормыш юлы һәм Муса Җәлил әсәрләре турындагы белемнәрне ныгытуга ярдәм итте.