Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әфганстан – хәтер һәм яра

Сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихка кереп калды, әмма кешеләр хәтерендә ул әле озак яшәр, чөнки аның тарихы солдат каны һәм әниләренең күз яшьләре белән язылган. 15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару, сугышчы – интернационалистларны искә алу көне. Бу датага Олы Битаман авылы китапханәсендә Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашлар турында тематик күргәзмә оештырылды. Алар – Бариев Илфат Мидхәт улы, Шәйхетдинов Әхмәт Габделәхәт улы, Хуҗиев Фердинат Билал улы, Хәлиуллин Фәнис Җантаһир улы. Күргәзмәне оештыру өчен газета мәкаләләре, фотоматериаллар, авылдашларыбызның сугышчан бүләкләре турындагы мәгълүматлар кулланылды.