Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гомрем минем моңлы бер җыр иде

Юртыш авылы китапханәсе Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан « Гомрем минем моңлы бер җыр иде» дигән әңгәмә үткәрде. Әлеге чарада Мәмдәл урта мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары катнашты. Бу чарада китапханәче китап укучыларга Муса Җәлилнең тормышы турында сөйләде,аның үлемсез һәм героик шигырьләре белән таныштырды, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтте.Муса Җәлилнең татар һәм рус телләрендәге иң мәшһүр шигырьләре тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе оештырылды.