Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган ягыбыз буйлап сәяхәт

Чувашиле авылы китапханәсендә туган якны өйрәнүгә кагылышлы әдәбият буенча кызыклы чара үтте. Катнашучылар «Әдәби карта», «Истәлекле урыннар», «Горурланырлык якташларыбыз» исемле зур тукталышлардан торган маршрут буйлап сәяхәт иттеләр. Һәр тукталыш бай тарихлы туган ягыбызны өйрәнүдә зур бер адым булды. Сәяхәт барышында укучылар туган якны өйрәнү буенча бай мәгълүмат туплаган уникаль басмалар белән таныштылар.