Тукай безнең күңелләрдә
Россия халыклары бердәмлеге елына һәм бөек татар язучысы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган Биектау авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә язылган әсәрләре тәкъдим ителде. Татар шагыйренең әсәрләре бөтен дөньяга мәгълүм, күп телләргә тәрҗемә ителгән. Укучылар аның авыр язмышы турындагы әдәбият, Г.Тукай турындагы башка язучылар һәм шагыйрьләрнең фикерләре белән таныша алдылар.
