Май чабу килде, бәйрәм китерде
Россия халыклары бердәмлеге елына Биектау авылы китапханәсендә атна дәвамында билгеләп үтелә торган рус халык бәйрәме турында әңгәмә узды. Бу бәйрәмне күңелле уеннар һәм җырлар, тәмле коймаклар белән каршылыйлар. Китапханәче катнашучыларга әлеге көнне борынгы заманда һәм безнең көннәрдә ничек бәйрәм итүләре, аның тарихы турында сөйләде. Чара азагында балаларга «Масленица к нам пришла» мультфильмы күрсәтелде.
