Танып-белү чарасы «Туган телем – Тукай теле»
Кеше Туган илен яратсын өчен үзенең туган телен, тарихын һәм мәдәниятен яхшы белергә тиеш. Телне саклау – ул милләтне саклап калуның бер юлы. Өмбе авылы китапханәсендә Туган тел көне уңаеннан «Туган телем – Тукай теле» дип аталган чара үтте. Чара барышында кечкенә дуслар телләрнең күплеге турында белделәр. «Дөрес яз», «Туган тел кыйммәтләре» дигән викторинада катнаштылар. Туган тел – милләтнең матурлыгын, характерын, яшәешен күрсәтә. Телсез милләт булмый. Шуңа күрә туган телебезне яратырга, сакларга, баетырга һәм өйрәнергә кирәк!
