Гаилә таянычы ир-ат, әти
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу бәйрәм-борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр туган җиребезне басып алучылардан батырларча саклаган һәм хәзер Ватаныбызны саклап хезмәт итүче барлык сугышчыларга хөрмәт.
Әлеге бәйрәм алдыннан Айбаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән открыткалар ясадык. Открыткалар ясау өчен укучыларга барлык кирәкле материаллар: төсле кәгазь, картон, кайчы, җилем бирелде. Мастер-класс ахырына һәр катнашучы әзер открытка белән кайтып китте, ул чын сәнгать әсәре булды.
