Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Тукай поэзиясе – халык җаны» кычкырып укулар

Олы Кавалы авыл китапханәсендә «Тукай поэзиясе – халык җаны» дигән кычкырып укулар узды. Китапханәче укучыларга шигърият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясарга тәкъдим итте. Кычкырып укуларда китапханә укучылары да катнашты-шигырьләр укыдылар, укыганнарыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.Теләгән һәркем автор Г. Тукайның «Туган авылыбыз», «Йөрәкләребездә Тукай», «Рус җирендә»дигән яраткан шигъри юлларын укыды. Бу көнне аларның барысын да шигъриятнең тылсымлы көче, яңгыраган сүз көче берләштерде.