Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә

2026 елның февралендә татарның герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Аның батырлык белән сугарылган шигырьләрендә бер генә буын тәрбияләнмәгән. Аның гомере фашистлар кулында фаҗига белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле була. Бу көнне Олы Кавал «Чишмәкәй» балалар бакчасында герой-шагыйрьнең туган көненә багышланган «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» патриотик сәгате үткәрелде. Балалар шагыйрьнең фронттагы кырыс көннәре, концлагерьларның фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакытлары, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы-аның шигырьләре турында белделәр. Каты җәзалаулар да, үлем камерасы да шагыйрьнең ихтыярын сындырмаган. Ул, герой кебек, Ватанына хыянәт итмичә, җәзалап үтерелә. Муса Җәлил исеме кешелеклелек, батырлык символына әверелде. Ул кайнап торган эшчәнлек белән тулы кыска, ләкин якты гомер кичерә.