Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган якны өйрәнү буенча әдәби сәяхәт

Биектау авыл китапханәсе «Пушкин картасы» программасы кысаларында яшьләр өчен «Туган якны өйрәнү буенча әдәби сәяхәт» исемле чара үткәрде. Чара башында укучылар «Биектау районы тарихы» исемле уенда катнашып, Биектау районы турында белемнәрен күрсәттеләр. Аннары яшьләргә туган якны өйрәнү буенча уен-викторина тәкъдим ителде. Уен 4 раундта узды: «Район горурлыгы – якташларыбыз», «Әдәби урамнар», «Әдәби премияләр» һәм «Шәхесләр». Укучылар викторина сорауларына җавап эзләгәндә  Биектау үзәк китапханәсе сайтыннан һәм китап күргәзмәсендәге китаплардан файдаландылар. Уен бик җанлы үтте, укучылар тарих буенча белемнәрен ныгыттылар һәм сайт белән эшләргә өйрәнделәр.