Туган тел – милләтнең байлыгы
Халыкара туган тел көненә карата Мүлмә авылы китапханәсендә яшь китап укучылар өчен әңгәмә уздырылды. Чара барышында китапханә мөдире балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Күрсәтмәлелек өчен китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителгән иде. Чараны дәвам итеп, күргәзмәдәге китаплардан балалар үзләренә ошаган шигырьләрне, әкиятләрне туган телләрендә кычкырып укыдылар.
