21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне
21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Чыршы авыл китапханәсендә 21 нче февральне бәйрәм итеп үткәрелде. Бәйрәм тантаналы каршылаудан башланып китте. Китапханәче телгә багышланган шигырьләр, викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар, тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар туплап – Халыкара туган тел көне- интелектуаль уен оештырылды.

