Ватанны саклаучылар көне
Сая авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, китаплар кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ачып бирәләр, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча, каты сугышларда дошманга каршы аяусыз көрәшкән, Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган батырлар турында сөйлиләр. Клуб белән берлектә шашка-шахмат буенча бәйге узды. Авылыбыз егетләре үзләренең көчләрен сынаштылар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бәйрәмебезгә ямь өстәп яшь егет-кызларыбыз матур җырлар җырладылар, биюләр биеделәр.
