Туган тел белән дус булыйк.
М.Н. Скрементов исемендәге Чернышевка урта мәктәбендә, Чернышевка авыл модель китапханәсе белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган чара үткәрелде. Китапханәче яшь китап укучыларга телнең аралашу чарасы гына түгел, ә кадерләп сакларга һәм киләсе буынга тапшырырга кирәкле зур халык хәзинәсе булуын искәртте. Очрашуның кульминациясе итеп интерактив «Лингвистик эстафета» үткәрелде. Зур кызыксыну белән башкарылган ярыш барышында укучылар текстларда булган грамматик хаталарны төзәттеләр һәм искергән сүзләрне заманчалары белән алыштырдылар. Чара нәтиҗәләре күрсәткәнчә, безнең мәктәп укучылары үзләренең туган телләрен яхшы беләләр генә түгел, аны чын күңелдән яраталар да икән.
