«Авыл яши»
Алан – Бәксәр авыл китапханәчесе Алан-Бәксәр мәктәбе укучылары өчен «Авыл яши-Деревня живет» республика проекты кысаларына багышлап чара үткәрде. Чара барышында китапханәче викторина үткәрде, балалар тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җаваплар таптылар. Шулай ук китапханәче, китапханәдә китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә авыл халкы эшчәнлегенең барлык өлкәләрен чагылдырган басмалар күрсәтелде, атап әйткәндә, терлекчелек, яшелчәчелек, чәчәк үстерү, продуктларны эшкәртү, кишәрлекләрне төзекләндерү. Шулай ук,күргәзмә киң укучылар даирәсенә, белгечләргә дә каралган.
