Шундый сугыш булды…
Усад авыл китапханәсе, урта мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә, сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган патриотик кичә әзерләделәр. Катнашучыларны Әфганстандагы сугыш вакыйгалары белән таныштырдылар, ветераннар өчен патриотик җырлар, театр куелышлары, шигырьләр укып концерт оештырылды. Ахырда Әфганстанда һәлак булган совет солдатларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
