Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Табигатьнең байлыгын саклыйк

Биектау авылы  китапханәсе балаларның табигатькә карата сакчыл караш турында белемнәрен ныгыту өчен экологик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр һәм хайваннар тормышы турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Укучыларга китап күргәзмәсе дә оештырылды. Китапханәче укучыларга әйләнә-тирә мохитне саклау, аның пычрануы турында сөйләде.