Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язучылар – балаларга

Яңа китап белән очрашу – ул һәрвакыт кызыклы һәм мавыктыргыч. Хәзерге вакытта китапханәдә китапларны сайлап алу һәм һәр укучының үзе теләгән кызыклы китабын уку мөмкинлеге бар. Чөнки китап – ул бөек хәзинә, белем һәм зирәклек чыганагы. Ул яңа офыклар ача, яхшылыкка өйрәтә. Һәр укыган китап уйланыр өчен азык бирә. Бөтендөнья язучылар көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә яңа китапларга күзәтү үткәрелде. Күзәтү китапханәдә булган китапларның күп төрлелеген аңларга ярдәм итә. Авторларның күплеге, кызыклы жанрлар китапханәгә килүчеләрне сөендерде. Яңа китапны кулга алу – үзе бер бәйрәм бит.