Укы, тыңла!
Дачное авыл китапханәсендә Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган чара оештырылды. Бәйрәм ел саен мартның беренче чәршәмбендә билгеләп үтелә. Бу көнне яшь укучылар яраткан китапларын кычкырып укыдылар һәм тыңладылар. Балалар Э.Успенский, Н.Носов әкиятләрен, Г.Тукай, С.Пушкин, А.Барто, К.Чуковский шигырьләрен игътибар белән тыңладылар. Әлеге акция китап һәм китапханәне популярлаштыруга юнәлтелгән. Китапханәче бәйрәм тарихы турында сөйләде. Чара азагында балалар үзләренә ошаган китапларны алдылар
