Яз килә, язга юл…
Яз килде, елның иң матур вакыты, табигатьнең һәм өметләрнең уяну чоры. Язның иң төп бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Ә Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә укучылар өчен язга багышланган тематик кичә үткәрелде. Чара барышында китапханәче бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Шулай ук чарада катнашучылар декупаж стилендә төзелгән «Яз һәм әни турында» исемле кулдан ясалган китап белән таныштылар. «Тылсымлы яз», «Әнигә чәчәк», «Чәчәкле ваза» шигырьләр укылды. Кичә азагында балалар махсус чыбык белән эшләү буенча мастер-класста катнаштылар һәм аннан әниләренә бүләк итеп үз куллары белән матур чәчәкләр ясадылар.
