Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балаларга җәнлекләр турында

Ел саен 3 мартта дөньяда үзенчәлекле бәйрәм – Бөтендөнья кыргый табигать көне билгеләп үтә. Коркачык авыл китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Балаларга җәнлекләр турында» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Чара барышында балалар кыргый табигатьнең гүзәл дөньясы,  анда яшәүче тереклек һәм аларны саклауның мөһимлеге турында белә алды. Алар юлбарыс, җәнлекләр патшасы – арыслан һәм леопард кебек гаҗәеп хайваннар белән таныштылар, алар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар.  Балалар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының серләрен ача торган энциклопедия битләрен дә кызыксынып карап чыктылар.