Абрамов Ф.А. – туган җир турында язучы
Язучы Архангельск өлкәсенең Веркола авылында туган. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк үзе теләп фронтка киткән. Ике тапкыр яраланган. Икенче тапкыр яраланганнан соң ул туган авылына кайту бәхетенә ирешә, бу исә аңа туган җир турында яза башларга этәргеч була . Чернышевка авылы китапханәсендә Фёдор Абрамов иҗатына багышланган тематик китап күргәзмәсе оештырылды – биредә аның күренекле әсәрләре: «Братья и сёстры», «Две зимы и три лета», «Пути-перепутья» һ.б. романнар, повестьлар һәм хикәяләр тәкъдим ителгән . Автор үзенең әсәрләрендә тирән фәлсәфи мәсьәләләрне -Русьның асылы нидән гыйбарәт, рус крестьяны авыр сугыш сынаулары вакытында ничек итеп динне һәм рухи бөтенлекне саклап калган, шулай ук авыл өчен якты киләчәк бармы-юкмы икәнлеген ачарга омтыла.
