Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Хатын-кыз язмышы китап тышлыгы артында».

Шатлыклы язгы бәйрәм-8 Март якынлаша! Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәм генә түгел, ә яз,өмет һәм җылылык символы. Бу көн барлыкка килгәннән бирле хатын-кызга хөрмәт, аның хезмәт сөючәнлеге һәм гаилә турында кайгыртуы чагылышына әверелде. Бөтен ил аны шатлык һәм рәхмәт белән билгеләп үтә, нәкъ менә хатын-кызлар җәмгыять терәге булып тора. 7 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әлеге матур бәйрәм багышлап, Алан Бәксәр авыл китапханәсендә китапханәче кызлар өчен 8 мартка чәчәк-яктырткыч бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чара барышында кул астындагы чаралар ярдәмендә эшләнмәләр белән эшләнелде.Шулай ук әлеге матур бәйрәмнең барлыкка килүе турында әңгәмә дә үткәрелде.Чарага «Хатын-кыз язмышы китап тышлыгы артында» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә китапханә фондыннан китаплар, романтик романнар, хикәяләр, повестьлар, шигырьләр тәкъдим ителде. Шулай ук яшь укучыларга энциклопедияләр, әкиятләр һәм шигъриятләр, кул эшләре һәм рецептлы китаплары тәкъдим ителде. Һәр укучы үзенә ошаган китапны таба алды.